"Хөрмәтле кеше»

2019 елның 1 ноябре, җомга

Кукмара районында безнең төбәк үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле һәм лаеклы кешеләр күп.  Гади, әмма зирәклекләрен башкаларга үрнәк итеп күрсәтүче бик актив кешеләр бар, алар үзләренең зирәклелеген, командалы рухларын, ярдәмчеллеген, өлкән яшьтә дә  спорт белән даими шөгыльләнүен башкаларга үрнәк итеп куялар.  80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нурсагдат Мусин кызы Хәйруллина шундыйларның берсе.

Аның истәлекле датасы белән аны «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Инна Багавиева, Кукмара инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов, «Нур Баян» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Равия Сөләйманова котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International