Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатыннан чыгарылган тәрбияләнүчеләрнең очрашуы

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 30 нчы октябрендә Югары Утар балалар йортында 1962 елдан бирле тәрбияләнгән Яшел Үзән ПНИ балалары белән кабат очрашу уздырдык, чөнки алар очрашуга килә алмаганнар иде, барлыгы 15 бала килде.

Чара учреждениенең актлар залында булып узды. Концертны  Югары Утар балалар йорты директоры Гәрәев И. Г. сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Балалар йорты тормышы турында видеоролигы күрсәтелде. Элеккеге киткән һәм хәзерге балалар да үзләренең концерт чыгышларын күрсәттеләр.

Бәйрәм шулай ук җылы мөгаләмәдә үтте .Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International