Көз буяулары

2019 елның 1 ноябре, җомга

30 нчы октябрь көнне Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашында Көзге бал бәйрәме оештырылды. «Көз тылсымчысы» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Балалар төрле көзге конкурсларда һәм уеннарда көч сынаштылар: «Бию», «җиләк-җимеш һәм яшелчәләр», «пешкән шар», «Фанты», «Алманы кулсыз ашау» h.б. Бәйрәмдә һәр катнашучы яхшы кәеф алды. Программа ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм барлык тәрбияләнүчеләр бүләкләр алды. Бәйрәм барысына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International