Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, 2019 нчы елның 28 нче октябрендә, Олы Нырсы авыл җирлегендә мохтаҗ гражданнарга консультатив һәм төрле социаль көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен, шулай УК өлкән яшьтәге кешене кабул итеп алган гайләнен тору шартларын тикшереп чыгу өчен мобиль бригада оештырылды.
Олы Нырсы авыл җирлегендә социаль - көнкүреш хезмәтләрен 6 социаль хезмәткәр 49 өлкән кешегәсоциаль хезмәт күрсәтеләр. Мобиль бригада составында белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә тәрәзәләрне җылыту, территорияне чистарту һәм җыештыру эшләрен төгәлләделәр, шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм караклык буенча инструктаж үткәрделәр һәм буклетлар тараттылар.
Шул ук ул көнне тәрбиягә өлкән яшьтәге кабул итеп алган гаиләгә бару оештырылды, тору шарты турында акт төзелде. Бугенге көндә тәрбиягә алган гаиләдә яшәү шартлары белән өлкән кеше канәгать.