25 нче октябрь көнне «Гнездышко» социаль приютында өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен курчак-оберег ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Максаты: халык иҗаты белән таныштыру.
Балалар курчакларның барлыкка килүе һәм тарихы белән кызыксындылар. Иң кызыгы, әлбәттә, курчак ясау мизгеле булды. Курчаклар ясау эше бик четерекле һәм җыйнак, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.