«Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында» «Киселгән геометрик фигуралардан картина төзү» темасына шөгыль.

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 нче елның 30 нче октябрендә «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты» « Шәфкәтлек»  булеге тәрбиячесе Васильева Элла Рафаэль кызы  «Киселгән геометрик фигуралардан картина төзү»  темасына шөгыль үткэрде.

Максаты: балаларны геометрик фигуралар белән таныштыру. Логик һәм иҗади фикерләүне үстерерү.Геометрик фигуралар җыелмасы кулланып тулы картина төзергә өйрәтү. Кул чукларының вак моторикасын үстерү.

Шөгыльдә ике бала катнашты. Тәрбияче балаларга геометрик фигуралар иленә сәяхәт итәргә тәкъдим итте. Ачык матур төсләргә буялган фигуралар белән таныштырды. Балалар апалары белән бергә өчпочмактан, квадраттан, оваллардан кызыклы hәм мавыктыргыч күренеш төзү турында уйландылар.Шул арада балалар бармак уены уйнап алдылар hәм үзләренең кечкенә сизгер бармаклары белән геометрик фигураларның сурәте кырыеннан йөртеп чыктылар. Тәрбияче апалары балаларны тырышлыклары өчен мактады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International