Бүген, 30 октябрь, инженер – механиклар көне. Арчаның « Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Педагог-психологы Алинә Сабирова балаларны әлеге һөнәр белән таныштырды. Балалар бу һөнәрнең бик кирәкле булуын белделәр, чөнки ул сәнәгатьнең һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларында да киң кулланыла.
Тернәкләнүчеләр үзләрен бyген инженерлар итеп күрсәттеләр һәм тимер конструктордан машина җыйдылар. Балаларны дәрес кызыксындырды, алар биремне дөрес үтәделәр һәм иҗади якын килделәр.
Мондый чаралар балаларда һөнәрләрнең төрлелеге турында күзаллауны киңәйтә, эзләнү активлыгын, яңалыкка омтылышны үстерә, өлкәннәрнең хезмәтенә карата танып-белү кызыксынучанлыгын, хезмәттәшлекнең социаль-коммуникатив күнекмәләрен тәрбияли.