Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «ТР Конституциясе белән танышу» парламент дәресе

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның  «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә психолог Алинә Васыловна,«ТР Конституциясе белән танышу»дигән Парламент дәресе үткәрде.

  Дәрестә балалар ТР Конституциясенең дәүләтнең төп законы булуын,аны үтәргә кирәклеген белделәр.Шулай ук алар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар.

 Мондый чаралар балаларда үз илләренә карата горурлык хисе,ил кануннарына хөрмәт хисе тәрбияли,үз Республикабызга карата кызыксыну сәләтен үстерә. Татарстан символикасы һәм гимны белән таныштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International