Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру һәм ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, Казан шәһәренең "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә (Казан шәһәре) Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы-Сомова Рәзинә Рәүф кызы булып китте. Ул хезмәт биржасында актуаль һәм кирәкле вакансияләр, яңадан укыту мөмкинлекләре, эшкә урнашканда хезмәткәрнең хокуклары турында сөйләде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, теркәлү исәбенә кую тәртибе һәм моның өчен кирәкле документлар исемлеге җентекләп аңлатылды.
Чара ахырында әйдәп баручы инспектор әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.