Бүген, 30 октябрьдә Россиядә, без Совет чорында йөзләгән гаилә һәм аларның балалары язмышларын имгәткән, миллионлаган гомерләрне өзгән сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында халык өчен авыр вакыйгалар вакытында яшэгэн ун гражданы бар. Бүген аларның өйләрендә «Тылсым» комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева булып киттеләр. Җылы әңгәмә барышында ветераннарга спонсорлар биргән тәмле күчтәнәчләр тапшырылды.
Өйдә социаль хезмәтләр алучы Нина Шапеевна Садыйкова белән белгечләр «Без хәтерлибез - ерак һәм якын елларны» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр..