Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

     Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне - сәяси репрессия барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар уза торган истәлекле көн.

      30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә Россиядә милли, социаль һәм башка билгеләр буенча үз карашлары өчен сәяси репрессиягә дучар ителгән һәм тоталитар дәүләтнең корбанына әверелгән кешеләрне искә алалар. Бу вакыйганы илнең барлык халкы билгеләп үтә. Шулай ук Чистай шәһәрендә дә сәяси репрессия корбаннарын искә алу митингы оештырылды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре һәм максатчан төркем балалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International