Көзге бәйрәм
25 нче октябрь көнне Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә җыр җитәкчесе Мусина Н. Н., тәрбиячеләр Полуэктова Л. В., Семина Д. А, Мусина Г. Т. балалар белән «Көзге бәйрәм» дип исемләнгән танып-белү - күңел ачу чарасы үткәрделәр, балаларны Көз бүләкләре белән таныштыру иде. Бәйрәмнең төп вакыйгасы - Көзне каршы алу, ул балалар белән күңелле уеннарда катнашты, әйлән-бәйлән алып барды. Бәйрәмнең сюрпризлы мизгеле - Болыт барлыкка килү булды. Болыт балалар белән бергә «Кояш һәм яңгыр» уенын уйнады, анда балалар Кояшка шатландылар, ә яңгыр яуганда, зонтик астына качтылар. Болыт һәм Көз балаларга яшелчәләр турында кызыклы табышмаклар әйтештеләр, үзләренең матур, тынгысыз холыклары белән балаларны шатландырдылар.
Өлкән яшьтәге балалар фортепиано астында «Көзге җәяү йөрү» җырын башкардылар, шулай ук көз турында шигырьләр сөйләделәр. Балалар кәрҗингә яшелчә һәм җиләк-җимешне сортларга бүлеп тутырдылар, рәсемнәргә карап яшелчәләрне атадылар, «Бакча әйлән-бәйләне»уенын уйнадылар. Көз балаларны күчтәнәчләр белән сыйлады. Бәйрәм гомуми фото белән тәмамланды.