«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Мөстәкыйльлек баскычлары» проекты кысаларында Казан шәһәренең «Тынычлык чишмәләре» хәйрия фонды кызыклы чара оештырды.
Балалар Александра Назарова ярдәме белән декоратив-гамәли иҗат дөньясына чумдылар. Балалар өчен “Тукыма өстендә рәсемнәр” дигән мастер – класс оештырылды. Балалар батик техникасында кабатланмас картиналар ясадылар.
Әлеге чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм иҗади илһам китерде. Чара барышында алган тәҗрибә иҗади остаханәдә үзенең кулланышын табачак.