Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Шахмат уйнарга өйрәнәбез"

2019 елның 25 октябре, җомга

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүче балалар  Арча укучылар сараена дайми рәвештә «Шахмат» түгәрәгенә йөриләр.

Тренер Мөдәрис Лотфуллин аларны шахмат фигуралары, уен кагыйдәләре белән таныштырды, партиядә кулланырга мөмкин булган йөрүләрнең вариантларын күрсәтте. Аннан балалар үзләре уйнап карадылар.

Тренер сүзләренчә, шахмат балаларга яхшы тәэсир итә. Шахмат талантын мөстәкыйль фикерләү, логика, хәтер, яңарышны үстерә. Уен барышында балага түземлелек, максатчанлык, игътибарлылык тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International