Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгендә юбиляр

2019 елның 25 октябре, җомга

«Демография» милли проектының «өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре матур традицияне – юбилярларны туган көне белән тәбрикләүләрен дәвам итәләр.          
24 октябрь көнне Бөгелмә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Белякова Ирина Александровна һәм социаль эш буенча белгеч Колупаева Екатерина Владимир кызы социаль хезмәт алучыны – Антонова Гурия Степановичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. 
Шулай ук бу көнне тантана сәбәпчесе туганнары, авыл җирлеге башлыгы һәм күршеләреннән котлаулар кабул итте. 
    Гурий Степанович Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2016 елның 1 декабреннән бирле хезмәт күрсәтә. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.
Үз адресына Гурий Степанович озак елларга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, оптимизм теләп күп җылы сүзләр, шулай ук В.В. Путин исеменнән котлау хаты, Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закиров исеменнән бүләк, хәйриячеләрдән чәчәк һәм бүләк алды.

Социаль эш буенча белгеч
өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе Колупаева Екатерина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International