Читалия иле
«Читалия иле"н сез дөньяның бер генә картасында да тапмассыз. Әмма ул безнең һәрберебез белән янәшәдә генә. Бу - китапханәләр, аларда бик күп - кечкенә һәм зур, бик калын һәм бик юка китаплар яши.
Шушындый илгә - балалар китапханәсенә (МБС №14 филиалы) 23 октябрьдә Яр Чаллының «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары чакыру алдылар. Китапханәче Павлова Н. Ю.әдәби күзаллауны киңәйтү, китапларга карата кызыксынуны үстерү максатыннан «Солнечная светлость книжной премудрости» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде.
Китап геройлары белән бергә балалар әкият һәм маҗаралар иленә юл тоттылар, табышмаклар чиштеләр, балалар язучылары әсәрләре буенча викторинада катнаштылар. Зур кызыксыну белән алар китапны барлыкка килү тарихы турында фильм карадылар. Китапханәче сөйләвеннән кеше күтәрә алмаслык бик зур китаплар һәм мәк орлыгының ике яртысында урнаштырылан иң кечкенә китап (0, 07х0,09 мм) барлыгын белгәч, бик гаҗәпләнделәр.
Чара ахырында балалар, һичшиксез, бирегә кабат киләчәкләрен әйттеләр, чөнки китапханәдә якты һәм уңайлы, бик игелекле хезмәткәрләр эшли, бик күп яхшы һәм кызыклы китаплар бар.