2019 нчы елның 24 нче октябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән бильярд буенча һәвәскәрләр ярышы узды. Бильярд яратучылар бильярд турнирларының ләззәт һәм файдасы нәрсәдә икәнен белә. Бу – уен күнекмәләрен камилләштерү дә, спорт азарты да, бер-берең белән күңелле аралашу да. Турнирның төп бурычы – сәламәт яшәү рәвешен арттыру һәм пропагандалау. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Турнир дустанә шартларда узды.