Балаларның гармонияле үсешенең мәҗбүри шартларыннан берсе-сәламәт яшәү рәвешен булдыру. Моның өчен хәрәкәтчән уеннар, сулыш гимнастикасы, ирекле пластика элементлары кулланылды. Хәрәкәт һәм уен-балалар тормышының мөһим компонентлары. Хәрәкәт һәм бию балага башка балалар белән дуслашырга ярдәм итә. Психотерапевтик эффект бирә, балалар иҗатын үстерә.
Төп бурычлар::
Балада музыкаль культураны тәрбияләү;
Баланың күңелен гармонияле үстерүгә ярдәм итү;
Һәр баланың мөмкинлекләрен исәпкә алып, балаларның музыкаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.