Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.

2019 елның 25 октябре, җомга

Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.

Күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең торак урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

2019 елның 24 октябрендә янгын күзәтчелеге инспекторы һәм “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берлектә әлеге гаиләләр яшәүче торак биналарга янгын чыккан очракта автоном рәвештә хәбәр итүче җиһазлар урнаштыру буенча эш оештырдылар.       

Эш барышында ата-аналар тарафыннан үз бурычларын тиешенчә үтәү буенча әңгәмәләр үткәрелде. Ата-аналарны йортта, урамда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында кисәттеләр, автоном рәвештә хәбәр итүче җиһазлардан файдалану турында инструктаж үткәрелде, киңәшләр бирелде, “Торак фондның янгын куркынычсызлыгы чаралары” белешмәлекләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International