2019 елда иң өстенлекле тармакларның берсе – “Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу”. 24 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Асылташ балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган 2 гаиләдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы буенча ведомствоара социаль консилиум үткәрелде.
Консилиум эшендә Зәй муниципаль районының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм “Асылташ” социаль приюты вәкилләре катнашты.
Консилиум кысаларында социаль приюта тәрбияләнүче 3 бала һәм бүлектәсоциаль хезмәтләр кабул итүче 2 әни белән үткәрелгән реабилитацион эш нәтиҗәләренә анализ ясалды.
Шунысы куанычлы, консилиумга чакыруны әти-әниләр уңай кабул итте. Әниләрнең әлеге чарада кызыксынулары, приют, бүлекчә белгечләре белән аралашу, гаилә кураторлары белән очрашу, реабилитациядәге уңышлары белән уртаклашу теләге сизелде.
Приют белгечләре белән әңгәмә барышында ата-аналар балаларының мавыгулары һәм теләкләре, дуслар табулары, өйдән еракта ачыкланган яшерен психологик проблемалары һәм башка бик күп яңалыклар белделәр.
Барлык әниләр дә гаилә кураторы һәм эшче төркем белгечләре белән даими элемтәдә, психолог һәм бүлек педагогы белән теләп очрашалар, төркемле дәресләрдә һәм төрле юнәлештәге чараларда даими катнашалар
Консилиум кысаларында бүлек хезмәткәрләре һәм приют белгечләре социаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеге, тернәкләндерү нәтиҗәләре, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләргә характеристика, гаиләләрне реабилитацияләү кысаларында җыелган ведомствоара мәгълүмати материаллар белән уртаклаштылар.
Очрашу ахырында консилиумда катнашучылар алга таба да үзара хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләр кабул итүче гаиләләрдәге ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга индивидуаль карталарында каралган хезмәтләр күрсәтүнеярымстационар һәм стационар формада күрсәтүне дәвам итү турында карар кабул иттеләр.