Наркотиклаштыруны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Туган кешеләр» клубында «Тормышка тәм» дигән дәрес үткәрде.
Әлеге дәрестә катнашучылар «Ирләр/хатын-кызлар кибете» әкият терапиясеннән, «Тере бүләк» арт-терапиясеннән, «Минем мәхәббәт үзәге», «Төймәләр» системалы гаилә терапиясеннән булган күнегүләрне үттеләр. Барлык күнегүләр дә үзеңдә булган көчсез якларны аңлау һәм партнер белән аралашуда төрле кыенлыкларны өйрәнүгә юнәлдерелгән иде. Катнашучылар үз хаталарын таба алсалар, психолог аларга шунда ук ярдәмгә килде. Алар бергәләп тормыштагы төрле хәлләрдән чыгуның кулай ысулларын эзләделәр. Бу күп кенә катнашучыларның катлаулы буталчык мөнәсәбәтләрен күрергә һәм басым ясамыйча гына киңәшләр бирергә мөмкинлек бирде.
Чара ахырында психолог катнашучыларга «Минем әйләнә-тирәдәге дөньям һәм минем эчке дөньям дигән белешмәлекләр таратты.