Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Күбәләк" панносы ясау дәресе

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген хезмәт терапиясе дәресендә социаль хезмәт алучылар, крупотерапия техникасын кулланып, «күбәләкләр» панносы ясадылар. Әлеге техника шактый гади, аны аз хәрәкәтләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән дәресләрдә актив кулланырга мөмкин.

Картон битенә рәсем ясала, трафареттан файдаланырга да була. Аннары бу рәсемгә клей ягыла. Рәсем төрле ярма, яки вак мозаика, яки төсле ком белән сибелә. Артыгын кагып тешерәбез. Бик матур панно килеп чыга.

Крупотерапия техникасы белән эшләү вак моториканы үстерә. Традицион булмаган рәсем ясау техникаларын куллану интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне, сөйләм эшчәнлеген формалаштыруга ярдәм итә. Эш барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның үз-үзен бәяләү һәм социаль активлыгы арта. Тагын бу стрессны киметү, кул осталыгын үстерү, ике кулның да эшен синхронизацияләү, күңелләренә хуш килгән вакытлар һәм әңгәмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International