Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министырлыгының “Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк” дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
2019 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәрендәге социаль яклау идарәсе начальнигы урынбасары М.Н. Белова һәм «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Үзәк район бүлекчәсе мөдире Л.Ш. Вәлиева Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Яр Чаллы төбәк оешмасы тарафыннан оештырылган мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
Очрашуда фикер алышына торган төп мәсьәләләрнең берсе - 2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру, «Сиделка» хезмәте күрсәтүнең төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Куелган сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Яр Чаллы шәһәренең «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды, элемтә өчен телефоннар калдырылды.