23 нче октябрьдә эшче һөнәрләр елы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Һөнәр» дигән темага кроссвордлар конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм эшче һөнәрләр буенча белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә. Декоратив-гамәли иҗатның төрле техникаларын кулланып башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Һәр катнашучы үз эшен үзе тәкъдим итте, соңыннан балаларга һәм ата-аналарга иң кызыклы башваткычларны чишәргә тәкъдим ителде.
Башваткычларны төзү һәм аларны чишү фикерләү үсешенә ярдәм итә, үз фикерләрен төгәл һәм мантыйкый чагылдырырга, хәтерне күнектерергә, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, зирәклекне үстерергә ярдәм итә, дип санала.
Чара ахырында «Креатив», «Иң катлаулы кроссворд», «Табышмакларда һөнәрләр», «Тамашачылар симпатиясе» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.