«Брейн-ринг»

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Командада эшли белүне үстерү, иптәшләргә ярдәм итү, үз теләкләрен уртак мәнфәгатьләргә буйсындыру максатларында, Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Газыйева Гүзәл һәм Сөләйманова Айгөл 2019 елның 22 октябрендә 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Брейн-ринг» интеллектуаль уены үткәрде.

   Дәрес барышында катнашучылар белән сораштыру үткәрелде. 3 командага бүленеп, балигъ булмаган балалар белэн «Носорог хэм Бульдог катнашмасы», «Танылган фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең фамилияләрен атагыз», «Кайсылары сулагай?», «Балыкчы нинди балык тоткан?», «Хәрефләр һәм тавышлар», «Сүзнең әһәмияте», «Сүзнең башлангычына», «Мәкальләр һәм әйтемнәр», «Аббревиатуралар театры», «Математик табышмаклар», «Кара тартма» дип исемлэнгэн уеннарда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм бурычларны чиштеләр. Дәрес коллективның эмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International