Тукай районы " Шәфкать» үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 22 октябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында «Социаль рольләр» дигән темага "Теләнче-Тамакның урта мәктәбе" базасында төркемле дәрес һәм «Давылда кораб» арттерапиясе үткәргән.

Дәреснең максаты: укучының, улының, кызының роленең мөһимлеген билгеләү. Бурычлар: социаль рольгә карап үз-үзеңне тотышың өчен җаваплылык хисен үстерү. Дәрестә балалар социаль рольне анализлауга юнәлдерелгән практик күнегүләр үтәделәр. «Кем мин» күнегүе, «Давылда кораб» киеренкелекне төшерү арттерапиясе үткәрелде.

Чараның нәтиҗәсе-социаль рольләр турында яңа белемнәр алынды һәм тискәре кичерешләр өстендә эш башкарылды. Дәрестә 9 балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International