2019 елның 24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы узды.
Утырыш барышында приютта тәрбияләнүчеләрнең үсеш динамикасын анализлау һәм коррекцияләү мәсьәләсе каралды. Консилиум кысаларында комиссия авыр тормыш хәленнән чыккан гаиләләрне алга таба да балигъ булмаган балаларны үз гаиләләренә кайтару өчен уртак чаралар планын билгеләде.