2019 елның 18 октябрендә «Милосердие» Комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Газыйева Гүзәл балигъ булмаган балалар белән «Көзге фантазия» дип исемләнгән көзге композиция әзерләделәр.
Көз-искиткеч вакыт. Төс гаммасының күптөрлелеге, табигый материалның бай сайлануы фикерләрнең иҗади очышына этәрә. Балалар, табигать материалын җыеп, кул эшләрен үз куллары белән ясап, аларның эшләвенә тагын да житдирэк карыйлар. Эш барышында алар табигатькә һәм әйләнә-тирәбезгә сакчыл карарга өйрәнәләр.
Бу чараның максаты һәм бурычы укучыларны табигатьтә ел фасылларының төрлелеге белән таныштыру; тере һәм тере булмаган табигать арасында элемтәләр урнаштыру; кеше өчен табигатьнең әһәмиятен һәм кыйммәтен билгеләү; әйләнә-тирә мохитне саклау кирәклеге турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү; кызыксынучанлыкны, күзәтүчәнлекне, бәйле сөйләмне үстерүгә ярдәм итү.
Дәрес башында чәнечкеле һәм кисүче предметлар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында кечкенә генә инструктаж үткәрелде. Аннан соң мавыктыргыч практик иҗади дәрес үткәрелде, анда балалар үз куллары белән көзге композиция ясадылар.
Балалар кул эшләре белән канәгать калдылар. Белгечләр балаларга елның теләсә кайсы фасылында, гомумән, әйләнә-тирә дөньяда матур һәм гадәти булмаган матурлыкны күрә белергэ кирэклеген анлаттылар.