«Наполеонны жиңү».

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

2019 елның 17 октябрендә Баулы муниципаль районында «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Газыйева Гүзәл «Наполеон өстендә Җиңү» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес «Хәрби тарихның истәлекле даталары» проекты кысаларында узды, әлеге дәреснең максаты:

- балаларда патриотик хисләр башлануын, балаларның тарихи белемнәр алуга булган ихтыяҗын формалаштыруны дәвам итәргә;

-балаларны Россия тарихының 1812 елгы Ватан сугышы, рус солдатларының һәм гади халыкның каһарманлыгы белән бәйле кайбер мизгелләре, ул вакытта Россияне яклаган кешеләр белән таныштыру;

- балаларда рус халкының батырлыгы өчен горурлык хисе тәрбияләү.

         Быел Россиядә 1812 елның 207 еллыгы билгеләп үтелә, аның барышында рус армиясе Наполеон армиясен белэн сугышта җиңү яуладылар,  аның составында башка Европа илләре дэ катнаштылар. Балалар ул еллардагы тарих һәм сәнгать прозасыннан өзекләр белән таныштылар, «1812 елда Наполеон кем белән сугышкан» дип аталган видеоролик карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International