“Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре”

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

        21 октябрьдә 2019 елда «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И.  мәктәпкәчә  яшьтәге балалар белән “Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре” дәресе уздырды.

     Бу дәреснең максаты: Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм бу кагыйдәләрне үтәмәгәндә барлыкка килә торган  куркынычлар белән таныштыру. Табигатькә һәм анда яшәүчеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

     Балалар белән әңгәмә үткәрделәр, әңгәмә барышында табигатьтә үзара бәйләнешләр чылбырын төзеделәр, проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Артык әйберне тап» дидактик уен уйнадылар һәм дәрес ахырында " Зәңгәр йорт түбәсе астында» шигырен тыңладылар. 

    Балалар бик күп яңалыклар һәм табигатьне саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International