«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Минем психологик портретым» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларны үз-үзләренә анализ бирергә өйрәтү һәм мөмкинлекләрен ачу саләтләрен тирәнәйтүгә ярдәм итү.
Тренинг темасына төшенү өчен «Ачыктан-ачык сөйләшик» дигән күнегү үткәрелде, катнашучылар бер-бер артлы карточкаларда яза башланган фразаларның азагын дәвам иттеләр. «Ассоциация» күнегүендә социаль хезмәт алучылар ассоциатив кабул итүнең нәрсә икәненә төшенделәр: алар өй, җәза, дуслык, котычкыч сүзләренә рәсем ярдәмендә аңлатма бирделәр. Рәсемнәрне күршеләре белән алыштырып, үзләренеке белән чагыштырдылар. «Психологик портрет» күнегүен ясап, һәр катнашучы рәсем буенча күршесенең психологик портретын төзеде, ә икенче як тасвирламаның дөреслеген бәяләде.
Катнашучылар мондый тренинглар кешеләрне тирәнрәк аңларга һәм үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булуына ышандылар. Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде.
Тренингта 16 кеше катнашты.