2019 елның 21 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек балалары өчен “Планетабызны сакларга өйрәнәбез” дип аталган әңгәмә үтте.
Әңгәмәнең максаты аны саклау буенча эшчәнлек төрләре турында белем формалаштыру.
Әңгәмә барышында тәрбиячеләр плакатлар, рәсемнәр һәм презентация күрсәттеләр. Башта ук балалар актив рәвештә әңгәмә карадылар, сораулар бирделәр һәм үз күзәтүләрен сөйләделәр. Балаларны безнең планетабызга сакчыл карарга өйрәтү бик мөһим.
Әңгәмәдә 10 кеше катнашты.