Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Милли ашлар көне» – Пирог көне

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

       2019 нчы елның 21 нче октябрендә Сарман муниципаль районының  «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен өчен пирог көне үткәрелде. Кайсыбыз безнең өйдә пешкән камыр ризыкларын яратмый? Әлеге тәм-томны яратучылар өчен чара оештырылды, анда безнең хуҗабикәләр үзләренең аш-су сәнгатен күрсәтә алдылар, тәмле ризыклар пешерү серләрен бик теләп уртаклаштылар, рецептларын алмаштылар. Чара җылы дустанә шартларда узды һәм пешкән пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International