«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 21 нче октяберендә “Гражданнар оборонасы” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла. Социаль хезмәт алучы олы яштәгеләр һәм инвалидлар белән берлектә белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре  куркынычсызлык темасына төрле әңгәмәләр үткәрә. 2019 елның 21 октяберендә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Имамутдинова Л.М. “Гражданнар оборонасы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты - олы яштәгеләр һәм инвалидларның көндәлек тормыштагы  куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, ситуацияне  анализлау сәләтен үстерү, көнкүрештә куркынычсыз карарлар кабул итү өстендә эшләү.   Алган белемнәре хәтердә тагын да ныгыту максатыннан  өлкәннәребезгә  буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International