Октябрь аенда көнне Лениногорск муниципаль районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Снежанна Горбунова «Үзгәреш җиле» социаль технологиясе кысаларында «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге дәрес барышында Лениногорскиның «Ихлас» мәчетенә экскурсия оештырылды. Экскурсиядә 5 социаль хезмәт алучы һәм 2 волонтер катнашты.
Анда балалар мәчетнең архитектурасы, мөселман диненең кануннары белән танышты, никах уку, балага исем кушу, хатын-кызлар залларында булдылар . Экскурсиядә катнашучылар мәчетнең ничек оештырылуын, ни өчен мөселманнар өчен мәчеткә кергәндә аяк киемен салырга кирәкле турында, дини бәйрәмнәрнең, намазның һәм Уразаның ничек үтәлүе турында белделәр.
Гомәр хәзрәт һәр дин яхшылыкка, башкаларга карата түземле булырга өйрәтүе турында сөйләде. Балаларныңбарлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Экскурсия кызыклы һәм эчтәлекле булды.