«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Ут – куркыныч уенчык” дигән темага дәрес узды

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның  18 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар белән “Ут – куркыныч уенчык” дигән темага дәрес узды.

Әлеге чараның максаты булып балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә карата аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру торды.

Дәрес барышында балалар табышмаклар, кроссвордлар  чиштеләр, уеннар уйнадылар.

Презентацияне караганнан соң балалар ут дус та һәм дошман да булырга мөмкин, чөнки барлык янгыннар да кеше гаебе белән килеп чыга һәм янгын вакытында 01 яки 112 хезмәтен чакыртырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Чара ахырында балалар “Янгын куркынычсызлыгы” темасына буяу белән эшләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International