Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәткәрләре яшь социаль хезмәт алучылар өчен Пенсия фонды идарәсенә экскурсиягә баруны оештырдылар

2019 елның 18 октябре, җомга

17 октябрь көнне «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә яшь социаль хезмәт алучылар Россия Пенсия Фондының Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан идарәсендә кунакта булдылар.

Экскурсия барышында балалар Пенсия фонды эшчәнлеге юнәлешләрен, пенсияләрнең нинди төрләре булуы һәм аларның кемгә билгеләнүләре турында белделәр. Төрле бүлек белгечләренең эшен кызыксынып күзәттеләр, гражданнарны кабул итүнең ничек алып барылуын күрделәр. Беркайда да чират булмау, иминият пенсия таныклыгы югалган очракта санаулы минутлар эчендә аның күчермәсен алу мөмкинлеге булуы гаҗәпләндерде. Элек бу эшкә бер атнага кадәр вакыт киткән.

Экскурсантларның игътибарын гражданнарга хезмәт күрсәтүнең контактсыз формасы һәм Пенсия фондының электрон сервислары җәлеп итте. Үзенең тыгыз эш графигында идарә башлыгы Эдуард Рафаил улы Фәттаховның яшүсмерләр белән очрашырга вакыт табуы шатландырды.

«Чаллыда эшлә» шәһәркүләм акция кысаларында оештырылган чарада 15 кеше катнашты. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга Пенсия фонды логотибы төшерелгән ручкалар, блокнотлар һәм бу тема буенча күп сорауларга җавап табарга мөмкин булган басмалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International