“Чын йөрәктән – изге теләкләр”

2019 елның 18 октябре, җомга

Алевтина Ивановна тәрбиягә алган Исламова Гөлфия Миргарифан кызы гаиләсендә 2017 елның 1 маеннан бирле яши. Бүген Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова, Тукай муниципаль районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева аны туган көне белән котладылар. Бәтке урта мәктәбенең Алсу Арсланова җитәкчелегендәге  2 сыйныф укучылары Ксения Сидорова һәм Екатерина Бармина сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар.  

Бәйрәм өстәле артында Алевтина Ивановнаны гаилә әгъзалары да котладылар. Алевтина Кузнецова кайгыртучанлык һәм игътибар өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International