Патриотизм дәресе

2019 елның 18 октябре, җомга

Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт «Оныклар кунакта» проекты кысаларында 2019 елның 17 октябрендә СПДП «Асылташ»ка патриотик чара белән килде. Очрашу барышында Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Сафиуллин Фәсил Фәйзрахман улы приютта тәрбияләнүчеләргә Әфганстанда хезмәт итү турында сөйләде.

Фәсил Фәйзрахман улы Әфганстанның җирле гореф-гадәтләрдән, менталитеттан, климатның үзенчәлекләреннән һәм бу тарихтан нинди тормыш тәҗрибәсе һәм дәрес алып чыгаруы турында сөйләде.

Балалар кунакны игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Фәнил Фәйзрахман улы интернат-йортның яшь дусларының игътибарын Россиянең тарихи вакыйгаларына җәлеп итте; балалар күңелендә патриотизм хисе, ватандашлар өчен горурлык хисләре уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International