2019 нчы елның 17 нче октябрендә, Бадретдинова Г.С. һәм психолог Нәҗметдинова Г.М. интернатта яшәүчеләр өчен «Көзге бал»бәйрәме үткәрелде. Өлкәннәребез үзләренең балачак һәм яшүсмерләр елларын искә төшерделәр, үз чиратларында көзге балга йөргәннәрен, матур костюмнар киенгәннәрен, бу бәйрәмне түземсезлек белән көтүләрен сөйләделәр. Һәм бүгенге бәйрәмдә дә үзләренең талантларын, эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Безнең бәйрәм КВН рәвешендә узды, өлкәннәр «Кояшкай» һәм «Күңелле кызлар»командаларына бүленде. Алар «әдәби», «Дефиле», «Көзге сюрприз» салаты әзерләү, «Бәрәңгене кем тизрәк чистарта», «Иң яхшы биюче» һ. б. бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында нәтиҗәләр ясалды, ике команда да тигез очко җыйды һәм аларга татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте.
Катнашучылар саны: 56 кеше.