Традицион булмаган техникалар белән рәсем ясау түгәрәгенә балалар бик теләп һәм кызыксынып йөриләр. Традицион булмаган рәсем балаларга бик күп уңай эмоцияләр бирә, предметларны сәнгать материаллары сыйфатында куллану мөмкинлеген ача.
Тагын бер рәсем ясау ысулы-шәм белән ясау. Бу бик кызыклы рәсем техникасы, әмма аерым игътибар таләп итә.