14 нче октябрь көнне «Гнездышко» социаль приюты тәрбиячесе Вера Аплавина өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Галиҗанәп теш щеткасы» дигән клуб дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрне теш щеткасы килеп чыгу тарихы белән таныштыру, балаларга авыз куышлыгының гигиеник процедуралары турында аңлату.
Укучылар теш щеткасы барлыкка килү тарихы белән таныштылар, теш чистарту кагыйдәләрен белделәр. Һәм, әлбәттә, үз-үзеңне карауның төп кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Дәрес малайлар һәм кызлар өчен бик кызыклы булды, балалар үзләре турында активрак кайгыртырга кирәклеген аңладылар.
Хәзер балалар гигиена кагыйдәләрен төгәл үзләштерделәр. Алар һәрвакыт сәламәт һәм пөхтә булырлар, дип ышанабыз!