«Асылташ» туган көне - бүләкләр һәм могҗизалар көне

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Иң яхшы көн һәм иң яхшы бәйрәм – ул туган көн. Бу көн үзе белән шатлык һәм дулкынлану хисе алып килә.

2019 елның 16 октябрендә приютта «Асылташ» туган көненә багышланган чара узды. Быел безнең приют үзенең 18 яшьлеген билгеләп үтте.

Приютта тәрбияләнүчеләр һәм коллективы искиткеч бәйрәм оештыра алдылар. Балалар кунакларны үзләренең чыгышлары – шигырьләр, җырлар, биюләр белән шатландырдылар.

Хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне түгәрәк дата белән котларга безнең игелекле һәм тугры дусларыбыз килде, алар безгә беренче ел гына булышмыйлар, балалар өчен профориентация һәм танып-белү экскурсияләре оештыралар, приютны төзекләндерүдә, залны бизәүдә ярдәм итәләр.

Профессиональ артистларның чыгышы кәефне күтәрде һәм чарада катнашучыларның барысына да уңай энергия бирде. Безне котларга «Энергетик» мәдәният йорты коллективы, «Вольница» ансамбле, «Ритм» бию студиясе, «Бисеринки» балалар хореография студиясе, А.С. Пушкин лицеенда тәрбияләнүче балалар килде.. Татар эстрадасы вокалчысы Марсилиянең чыгышы бик матур булды. 

Бәйрәм бик күп елмаюлар, бүләкләр, матур теләкләр белән тулы иде. Чара бәйрәм өстәле һәм якты шоу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International