Зәй муниципаль районында, “Демография” милли проектының "Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар узу өчен медицина оешмаларына махсус машинада йөртү дәвам итә.
Пассажирларны йөртү “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү коплекслы үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән махсус автомобильдә башкарыла.
Бу төр хезмәт күрсәтүне халык уңай кабул итте. Авыл җирлегендә яшәүчеләр учреждение хезмәткәрләренең игелекле булуларын билгеләп үтәләр һәм уңайлы хезмәт күрсәтүне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерәләр.