«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Мойдодырда кунакта” дигән темага презентация үткәрделәр

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның  16 октябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “ Мойдодырда кунакта” дигән темага презентация үткәрделәр.

Презентациянең  максаты  балаларны  шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырырга һәм аларны үтәргә, пөхтәлек, гигиена күнекмәләре һәм ихтыяр көче тәрбияләү.

Дәрес К.И.Чуковскийның “Мойдодыр” шигыреннән өзек уку белән башланып китте.

Бергәләшеп шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерделәр, “Микроблар” дигән кечкенә әкият тыңладылар һәм аны тикшерделәр.

Дәрес ахырында һәрбер бала үзенә нәтиҗә ясады яхшы һәм начар гадәтләрнең организмга ничек йогынты ясавы турында.

Ә тәрбиячеләр балаларга бары тик сәламәтлек кенә теләделәр. Сәламәт булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International