"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында “Күңелем һаман да яшь минем!” дигән музыкаль кичә

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче номерлы китапханә хезмәткәре Рәмзия Фәхретдинова  социаль хезмәт алучылар катнашында “Күңелем һаман да яшь минем!”  дигән музыкаль кичә оештырдылар.

 Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны актив мәдәни-иҗади мохиткә җәлеп итү, аларның сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм эчтәлекле ял оештыру.

Чараны оештыручылар, социаль хезмәт алучыларның сәләтләрен ачу һәм аны тормышка ашыру, халык иҗатының төрле жанрларында үзләрен күрсәтү өчен кирәкле шартлар тудырдылар. Социаль хезмәт алучы, кичәне алып баручы Ләйсән Сагандыкова катнашучылар белән үзара элемтә урнаштырып, бу бурычны бик яхшы үтәде. Чарада барлык социаль хезмәт алучылар да гомуми уенга җырларны күмәк башкару ярдәмендә җәлеп ителде. Кичә барышында алар арасында җырлар җырларга, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләргә теләүчеләр дә табылды.

 “Бию ритмында” дигән бию түгәрәгендә катнашучылар бик теләп фигуралы вальслар башкардылар. Милли киемнәрдә башкарылган  дәртле татар биюләре, өлкән яшьтәге кешеләрне дә бер урында тотып тора алмады, алар да биюләргә кушылдылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм үзләрен янә яшь итеп тойдылар.

Чарада 34 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International