“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгендә янгыннарга каршы эш алып барыла

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» ДБУнең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча даими рәвештә эш алып баралар.

Имин булмаган гаиләләрдә янгыннар ешрак очрый, алар хуҗаларның спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллануы һәм игътибарны югалтулары аркасында, шулай ук мичләрнең, электр үткәргечләрнең начар торышы сәбәпле килеп чыга. Бүлек белгечләре әлеге профилактик эш буенча әңгәмәләр үткәрәләр,  янгын куркынычсызлыгы буенча методик материаллар (листовкалар, белешмәлекләр, буклетлар) ясыйлар һәм аларны балаларга да, ата-аналарга да тапшырыл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International