2019 елда Халыкара өлкәннәр көне традиция буенча ункөнлек булып узды.
Сентябрь ахырында «Җылы йорт», « Чиста ишегалды», «Чиста бакча» акцияләре старт алды, чарадашулайук «Мобиль бригада» да актив хезмәттәшлек итте:
Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга, тәрәзәләрне һәм ишекләрне җылыту, мичләргә вак ремонт ясау (шпаклевка һәм буяу) буенча төрле социальхезмәтләр күрсәттеләр. Ишегалларны һәм бакча участокларын чистарту, урып-җыю һәм авыл хуҗалыгы продукциясен саклау урыннарына илтеп салу буенча эшләр башкарылды.
1 октябрь көнне Теләче авылында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне район мәдәният йортында ветераннар, өлкәннәр, район интеллигенциясе, оешма – предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарның кул эшләре ярминкәсе оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Тылсымлы йомгак» технологиясе белән берлектә әлеге конкурска актив әзерләнгәннәр. Җылы бәйләнгән бияләйләр һәм оекбашлар һәм башка бик күп кул эшлре бер мизгелдэ сатып алынды. 2300 сумлык кул эшләре сатылды. Чара мәдәният йортында концерт белән тәмамланды.
«Родник»халыкк социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында күп еллар безнең сафларда эшләгән пенсионерларны хөрмәтләү булды. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен искә төшерделәр, өлкәннәр белән эшләүдә киңәшләре белән уртаклаштылар. Пенсионерларыбыз пенсиядә дә актив тормыш алып баралар, спорт белән шөгыльләнәләр, «Сударушка» төркеме солистлары булып, район тормышында актив катнашалар. Бу чарада безнең пенсионерлар үз репертуарларыннан берничә яңа җыр башкарып, кыйммәтле бүләк әзерләделәр. Менә шундый нотада безнең иске дусларыбыз белән очрашу узды.
Район территориясендә Өлкәннәр декадасына багышланган күп санлы чаралар һәм акцияләр үткәрү барышында өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү, хәйрия һәм ирекле оешмаларны җәлеп итү, бәйрәм чаралары үткәрүгә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, «Альпари» һәм «Русь» хәйрия фондлары тарафыннан мохтаҗ пенсионерларга азык-төлек җыелмасы бүлеп бирелде һәм тапшырылды.