Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бармак гимнастикасы" дигән яңа технология кертелгән.

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Билгеле булганча, әлеге методика кул-аякларның функцияләрен, буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Вак моторика яки кул чугының һәм табанның манипулятив функциясен үстерү һәр кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә вак моториканы үстерү кешегә көнкүреш күнекмәләренә тизрәк ияләшергә мөмкинлек бирә, күп кенә психик функцияләр: игътибар, хәтер, сүз барлыкка килүгә ярдәм итә. Вак моториканы үстерүгә күнегүләр йогынтысында ярымшаралар арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү бара, интеллектуаль һәм танып-белү процесслары активлаша. Боларның барысы да, үз чиратында, кешене җәмгыятьтәге адаптациягә һәм үз-үзен тормышка ашыруга китерә.

Дәресләр көн саен 8-10 кешелек төркемнәрдә 30әр минут дәвамында якты, җилләнгән бинада үткәрелә.

Бармак гимнастикасы белән шөгыльләнү буыннарның хәрәкәтсезлеген профилактикалау һәм дәвалау өчен зур әһәмияткә ия, шулай ук өлкән кешене тернәкләндерү процессларын тизләтә. Бу-кызыклы һәм файдалы вакыт уздыру. Беренче дәресләр нәтиҗәләре буенча ук шуны да билгеләп үтәргә мөмкин, безнең яшәүчеләрдә хәрәкәт активлыгы артты, хәл һәм эшкә сәләтлелек яхшырды, кәеф күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International