«Балалар сәламәтлеге көне» спорт бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да ярата. Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек - бик шәп» дигән девиз астында «Балалар сәламәтлеге көне» оештырылды. Тәрбиячеләр төрле темаларга әңгәмәләр һәм дәресләр үткәрделәр: «Сәламәт булырга телибез!», «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр», «Ничек сәламәт булырга?», «Нәрсә ул микроблар?», «Витаминнар-организмны саклаучылар». Балалар өчен эстафета оештырылды. һәр катнашучы үз көчен, җитезлеген, тизлеген, һәм зирәклеген күрсәтте. Бу көнне балалар янына кунакка килгән табиб Айболит, балаларга беркайчан да авырмаска теләп, витаминнар бүләк итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Чөнки безнең приют-ул зур, тату гаилә, ә гаиләдә җиңелүчеләр булмый. Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм сәламәт булу.
.jpg)